Нәби Дәүли. Табигать исеменнән.
#әдәбимарафон2024
21 нче көн
Миллион-миллион йолдыз дөньясы,
Уртасында балкый кояшы.
Җир йөзендә шушы галәмдә, -
Туган йорты булып адәмгә.
Миллион-миллион еллар үткәннәр,
Диңгез туган, таулар үскәннәр.
Бер дулкыннар кайнап ташыган,
Бер дулкыннар улап шашынган.
Миллион-миллион утлы газапта,
Җир яшәргә килгән озакка.
Кешегә ул, балам, дип әйткән,
Бишегенә салып тирбәткән.
Әлли-бәлли җырлар җырлаган,
Язмышына бәхет юраган.
Акыл биргән, көчле кул биргән,
Бу дөньяга хуҗа бул дигән.
Нәби Дәүли. - Татарстан китап нәшрияты.- 1977.- Табигать исеменнән.- 19бит.