Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Гамил Афзал.- Ачык калган китап.

  #әдәбимарафон2024
20 нче көн
Ачык калган китап ята,
Бәхетләр, кайгылар тулы
Янып үткән гомер юлы
Ачык калган китап ята.
Күз алдымда көзләр, язлар
Ачык калган китап ята,
Изге йөрәк, кайнар йөрәк
Өметен, сафлыгын сөйләп,
Ачык калган китап ята.
Ачык калган китап ята –
Якты күңел шатлыклары,
Хөсет күңел ваклыклары
Ачык калган китап ята.
Ачык калган китап ята,
Үксеп, елап, яшен сөртеп,
Заманның җанына төртеп,
Ачык калган китап ята.
Ачык калган китап ята,
Кыю яшьлек сүзе булып,
Акыллы карт күзе булып,
Ачык калган китап ята.
Ачык калган китап ята,
Кемнендер ялгышы кебек,
Кемнендер язмышы кебек,
Ачык калган китап ята.
Гамил Афзал.- Ачык калган китап.- 26 бит