Һади Такташ. "Алсу" .
#әдәбимарафон2024
19 нчы көн
Алсу, бүлмәсенә керү белән,
Өске киемен салып ташлады;
Ватык көзгесенә карый-карый,
Карлы чәчен сүтә башлады...
"Газзә, кара ничек минем чәчләр
Бер-бресенә ябышып туңганнар..."
"Карлы чәчләр сиңа килешә, Алсу,
Үз чәчеңнән матуррак булганнар..."
Алсу күзен алмый үзен карый:
Үзе матур,
Үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле...
Һади Такташ. "Алсу" ..- Татарстан китап нәшрияты.- 2017.- 189б.