Һади Такташ. Җырым сиңа булсын.
#әдәбимарафон2024
18 нче көн
Җырым сиңа булсын.
Анаң мескен сине тудырганда,
Яхшы ният белән тудырган,
Ләкин
Үкенгәндер үзе соңыннан...
Әйтче, кызый!
Болай киенергә
Нинди шайтан сине өйрәтте?
Инде тездән узган күлмәк итәкләрен
Ертык ясау нигә кирәкте?
Сез, хатыннар, үзегез "иптәш" дисез,
Үзегез
Иптәшлектән качасыз;
Кызлыгыгыз күренеп торсын өчен,
Күлмәгегезне
Тезегездән ашып ачасыз.
Алай булгач инде бер башлагач,
Ярты юлда туктап калмагыз,
Кызык булыр безгә карар өчен,
Күлмәк дигәнен дә салсагыз!
Их, сез,
"иптәш" кешеләр!
Ә соң ничек булыр
Теге - сезнең
"Ирләр көчли" дигән сүзегез?
Көлеп әйтмим
Болай киенеп,
Сез көчлисез безне үзегез!
- Бырым сиңа булсын,
Яшьлегемне
Үзем теләп бирәм кулыңа;
Ләкин тыңла мине:
Иптәш тә бул миңа,
Ана да бул минем улыма!
Ак каеннар,
Матур булыр өчен,
Яз килүгә яфрак яралар;
Ә хатыннар, белмим, ни өчендер
Каеннарга каршы баралар...
Яз җиттеме -
бетте
Теләсәң нишлә,
Алар үзләренчә башлыйлар:
Кояш көләргә дә өлгералмый -
Баштанаяк чишенеп ташлыйлар.
Бүгеннән соң "кыска күлмәк" дигән сүзне
Авызыңнан җилләр урласын...
Җырым сиңа булсын,
Яшьлек хисләремне сиңа бирәм,
Якты уйлар булсын юлдашың...
#ҺадиТакташ
#Татнетныүстерүфонды