Гүзәл Галләмова.- "Ызандашлар".
Әдәби марафон
17 нче көн
#әдәбимарафон2024
...Ринат белән Миндия озак дуслашып йөргәннәр. Өйләнү сүзе чыккач, әтисе, кызның нәсел- нәсәбен тикшерү өчен, кеше яллаган. Шымчы, фотоларга төшереп, атаның өстәленә җәйгән. Ата, килен булачак кешенең әнисен фотоларда күреп, шок кичергән. Ә кызның әтисе бөтенләй табылмаган. Фотолардагы сурәтне Ренатның әнисе шунда ук таныган.
- Һай, бу бит - минем группадашым Расиха! Аһ, бу шундый сәрхушка әверелгәнмени? Ужас. Син шуның кызын яр итмәкче буласыңмы? Уйлама да! Бусагадан да атлатасым юк! - дип ярсыган Ренатның әнисе. Аның сөйләве буенча, Расиха укыганда, күп егетләр белән дус булган. Ачык йөзле, телгә оста, чибәр кыз игътибар үзәгендә булуы белән группадашлары алдында үзен өстен тоткан, хәтта масайган да. Соңгы курста ул бер генә кеше - гаҗәеп чибәр грузин егете белән яшәгән. Авырлы килеш укырга йөргән, әмма яшь ир аны бала туганчы ук ташлап киткән. Миндиянең исеме әтисенең Миндиа исемен үзгәртеп ясалган икән. Исемен шулай кушса да, баласының әтисе исемен үз әтисенең исеме белән "Фәләховна" дип яздырган.
Йә, Ходай, кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, диләр.
Гүзәл Галләмова.- "Ызандашлар".- Казан: "Ак Бүре" нәшрияты.- 2017. 123 бит.