Нәби Дәүли. "Һәйкәл янында биш минут"
Әдәби марафон
16 нчы көн
#әдәбимарафон2024
Һәйкәл янында биш минут.
Килегез һәйкәл янына,
Чәчәкләр китерегез.
Сугышта үлгән солдатны
Исләргә төшерегез.
Биш кенә минут биредә,
Туктап калыгыз, дуслар,
Чәчәкләр белән янәшә,
Постка басыгыз, дуслар.
Карагыз да, уйланыгыз,
Тынлыкны кузгатмагыз.
Кайгыны да, сагышны да
Йөрәктән югалтмагыз.
Сугышның кайнар эзләре
Тын кабер ташларында.
Окоплар калды күмелеп
Буразна асларында.
Кайтмады солдат сугыштан
Туган -үскән йортына.
Билгесез калды исеме,
Кайтты моңлы җыр гына.
Килегез һәйкәл янына,
Чәчәкләр китерегез.
Сугышта үлгән солдатны
Исләргә төшерегез...
Нәби Дәүли. "Һәйкәл янында биш минут" шигыре76-77 битләр. "Тынгысыз йорт" китабы.- Татарстан китап нәшрияты.- 1977