ӘхмәтЕрикәй.- Еллар һәм җырлар" китабыннан "Өйләнү" шигыре
Әдәби марафон
15 нче көн
#әдәбимарафон2024
"Өйләнү" шигыре. Дәвамы. (Башы алгы көннәрдә)
...Зың-зың итә башым, торам шаккатып,
Иркәм сүзен сөйләп тора чатнатып:
- Ир икәнсең, иркәңне карый бел, ди,
Көчең җиткәннәргә генә үрел, ди...
- Җанкисәгем, сүзләрең, дим, бик сәер,
Кыенлыклар әле алда күбәер;
Әле безне күп нәрсәләр борчырлар:
Алда бала тәрбияләү бурычы бар...
- Анысы булмас, баланы син оныт, ди,
Фигурамны бозар хәлләрем юк, ди.
Теләсәң, ди, әгәр бала асрарга,
Пожалыста, можешь үзең табарга!..
Үзе һаман китми көзге яныннан,
Сөрмә тарткан, кершән-мершән ягынган;
Буги-буги көйләрен шыңшып куя,
Коммунизм сүзен дә кушып куя...
Ипләп кенә искәртәм мин иркәмә:
Башыңны, дим, юк-бар белән чүпләмә!
Җиң сызганып төзешмәсәң үзең, дим,
Телгә алма коммунизм сүзен дим.
Соклана ала матурлык бишегенә
Шул бишекне тирбәткән кеше генә...
Яшәмәсәң заманыңа сокланып,
Сыер койрыгыдай йөрмә болганып!..
бетте.
ӘхмәтЕрикәй.- Еллар һәм җырлар" китабыннан "Өйләнү" шигыре
Татарстан китап нәшрияты 1963 ел 118- 123 битләр.