ӘхмәтЕрикәй.- Еллар һәм җырлар" китабыннан "Өйләнү" шигыре
Әдәби марафон
14 нче көн
#әдәбимарафон2024
"Өйләнү" шигыре. Дәвамы. (Башы алгы көннәрдә)
- Алай булгач, башкасын сайла, мәйтәм,
Йорт хәстәрен, өй эшен җайла, мәйтәм...
- Башың буш булмаса, иркәм, аңла, ди,
Бәрәңге чистартсам, кулым ярыла, ди.
Магазинга барсам, аяк тала, ди,
Син чиратта үзең торып кара!.. ди.
Мин бит ломовой түгел ләбаса , ди,
Ташырга, ди, кишер һәм колбаса, ди...
- Безне хезмәт кенә, мәйтәм, зурлый бит.
Ялкаулык дим, бәхетебезне урлый бит...
Дөнья булгач, каптырма тегәргә дә
Туры килә,
Аш-су әзерләргә дә.
- Уңган булсаң, син үзең әзерлә, ди,
Әзерне дуңгыз да ашый белә, ди.
Хатын-кызлар хәзер азат, ди,
Зинһар безне сөйрәмә син назад! - ди.
Чибәремнән шундый сүзләр ишеттем,
Ишетү белән, билләһи егылып киттем...
Күзләремне бер ачам да бер йомам,
Әллә нишләп, бер янам да бер туңам... (Дәвамы бар)
ӘхмәтЕрикәй.- Еллар һәм җырлар" китабыннан "Өйләнү" шигыре
Татарстан китап нәшрияты 1963 ел 118- 123 битләр.