Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Әхмәт Ерикәй. Өйләнү.

дәби марафон
13 нче көн
#әдәбимарафон2024
Әхмәт ага Ерикәйнең "Өйләнү" шигыре күптән язылган, гаилә, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт, бала үстерү мәсьәләсенә һәр кешенең фикере үзгә шул. Бу шигырьне, җәмәгать, тулысынча бирергә булдым. Инде онытылган коммунизмга фикер ныклыгы да ошады миңа.

Өйләнү. (Шаяру)
(башы алдагы биттэ)
Эзләгәнең табыла икән дөньяда,
Бер гаҗәеп кыз очрады миңа да...
Шундый чибәр, карасаң, күз камаша,
Йөрәгендә гүя кошлар сайраша.
Шулай итеп чибәргә гашыйк булдым
Һәм ухаживать итәргә тотындым;
Чибәр риза минем хатын булырга,
Тормышымны мәңге нурландырырга;
Урын җәеп иркәләп йоклатырга,
Иртә белән иркәләп уятырга...
Һәм бер заман мәһабәт туй ясыйбыз,
Өйләнешеп бергә тора башлыйбыз.
Бер-беребезгә һич тә карап туймыйбыз,
Вакыт узганны да хәтта тоймыйбыз.
Сихерләнеп мәхәббәт сөремендә,
Яши торгач "татлы бәхет" түрендә,
Бер заманны айный башлыйсың икән,
Тирә - якка карый башлыйсың икән.
Сула башлый назлану чәчәкләре,
Туа башлый дөнья мәшәкатьләре;
Бик күп икән тормыш ыгы-зыгысы,
Кирәк булып тора ансы- монысы.
Чибәрләрдән чибәр булса да бичәң,
Торып булмый ашамыйча -эчмичә;
Вак-төякләр эчне пошыра башлый,
Ачу дигән шайтан котыра башлый.
Яши торгач сәмән беткәнен белдем,
Кызык булды башта, шаркылдап көлдем;
Чибәркәем төяп кайткан нейлоннар,
Әллә нинди силоннар һәм перлоннар.
Буп-буш калган, тап-такыр калган кесә,
Әйләнгән кесә төбендә җил исә...
Упкынга бата барган кеше кебек,
Мин бурычка бата башладым кереп...
Иркәм йөри, сөмсерен койган тәмам,
Похмел*едан интеккән кешесыман...
- Эшкә кермисеңме? - дигән сүземә
Җавап итеп нәфрәтатты йөземә:
- Әллә зиһеннәрең какшадымы, ди,
Әллә шөрепләрең, бушадымы, ди.
Ишәк булып эшкә җигелергә, ди,
Риза булып чыктым мәллә иргә, ди!..

ӘхмәтЕрикәй.- Еллар һәм җырлар" китабыннан "Өйләнү" шигыре
Татарстан китап нәшрияты 1963 ел 118- 123 битләр.