ӘхмәтЕрикәй. "Өйләнү" шигыре
Әдәби марафон
12 нче көн
#әдәбимарафон2024
Өйләнү. (Шаяру)
Өйләнергә вакыт җитте бер заман,
Кәләш турында мин көн-төн уйланам;
Мәсъәләнең бөтен ягын үлчәдем,
Эзлим кызның иң чибәрен, иң шәбен...
Көткән кебек җәйнең жылы яңгырын,
Эзлим кызның акыллысын, сабырын;
Көткән кебек җәйнең җылы кояшын,
Эзлим ярның ягымлысын , көләчен.
ӘхмәтЕрикәй.- Еллар һәм җырлар" китабыннан "Өйләнү" шигыре
Татарстан китап нәшрияты 1963 ел 118- 123 битләр.