Фатих Кәрим.-"Яз җитә
Әдәби марафон
11 нче көн
#әдәбимарафон2024
Яз җитә.
Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар.
Тып-тып-тып итә
Эре-эре тамчылар.
Агачка кунып, чыпчыклар
Чыелдашалар,
Яшькелт-кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.
Тиздән шаулап яфрак ярыр
Озын ак каен,
Ал чәчәкләр алып килер
Безгә май ае.
Фатих Кәрим.-"Яз җитә.-Татарстан китап нәшрияты.