Әхмәт Ерикәй. Язмыш мине назлап үстермәде.
Әдәби марафон
10 нчы көн.
#әдәбимарафон2024
Язмыш мине назлап үстермәде,
Ефәк парчаларга төрмәде;
Ялкыннарда иякләрем түгел,
Аркаларым, беләкләрем түгел,
Сөякләрем хәтта тирләде...
Үги ана төсле тирбәтте ул,
Боз шикелле иде бишеге;
Салкыннарда, сеңерләрем түгел,
Борыннарым, иреннәрем түгел,
Җелекләрем хәтта өшеде...
Типкәләде мине, төрткәләде,
Әллә нигә кырын карады;
Көрәшләрдә, чигәләрем түгел,
Яңакларым, терсәкләрем түгел,
Йөрәкләрем хәтта канады...
Юк, мин үпкәләмим язмышыма,
Биргән сабакларын онытмыйм:
Үткенләде мине кылычсыман,
Чыныктырды затлы корычсыман,
Таш яуса да инде хәзер курыкмыйм!..
Әхмәт Ерикәй. "Еллар һәм җырлар".- Татарстан китап нәшрияты .- 1963 ел.- 32 нче бит