Әхмәт Ерикәй. "Еллар һәм җырлар
Әдәби марафон
9 нчы көн.
#әдәбимарафон2024
Мин риза озак яшәргә
Карт имән төсле булып;
Мин телим яшьлек чәчәргә
Бөтен илне тутырып.
Мин тырышам хәл итәргә
Дөньяныкын дөньяда;
Искене телим сүтәргә,
Бар да булсын өр-яңа.
Эшләнмәгән эшем калса,
Эчем поша сызланам;
Илдәшләр күккә менә алса,
Шатланам, горурлрнам.
Мин халкыма кояш кебек,
Нур таратырга телим,
Йөрәк җылысына төреп,
Җыр таратырга телим.
Һәркемдә мин ягымлы йөз,
Сафлык күрәсем килә;
Һәркемгә мин ягымлы сүз
Ишеттерәсем килә.
Әхмәт Ерикәй. "Еллар һәм җырлар".- Татарстан китап нәшрияты .- 1963 ел.- 102 нче бит