Гамил Афзал. "Үрләрдә имәннәр шаулый"
#Әдәбимарафон
8 нче көн.
#әдәбимарафон2024
Бәхет кайларда икән.
Намусын - май, йөрәген - мүк
Каплаган кешеләр бар.
Бәхетен таптап йөреп тә,
Тапмаган кешеләр бар.
Бәхет үзе килә диләр,
Килгәнен көтик микән.
Сабыр төбе - сары алтын,
Сабырлар итик микән?
Хатыннар иргә карыйлар,
Чын бәхет ирдә диеп,
Ә ирләр җиргә карыйлар,
Зур бәхет җирдә диеп.
Альпинист тауларга карый,
Бәхет тауларда микән?
Игенче кырларга карый,
Бәхет кайларда икән?
...Туган ил, изге бусага
Үги диючеләр бар,
Аз булса да, гөл булса да,
Җәфа чигүчеләр бар.
Һәркем бәхетле булырга
Тиеш замана хәзер,
Алтын ачкычы кулыңда,
Үзең чамала хәзер.
Кемгә күпме бәхет кирәк,
Үлчәвен белеп кенә,
Өләшсеннәр иде аны,
Кәгазьгә төреп кенә.
Гамил Афзал. "Үрләрдә имәннәр шаулый".- Татарстан китап нәшрияты.- 1981.-12 нче бит