Мөхәммәт Мәһдиев. "Фронтовиклар"
#Әдәбимарафон
7 нче көн.
#әдәбимарафон2024
...Хәкимҗан олыгаеп кына һәм бөтен гадәтләрен җиренә җиткереп өйләнде. Былбылниса белән кырыгынчы елда, хәрби хезмәткә китәр алдыннан күрше авылда, аулак өйдә танышкан иде. Акбалык - зур авыл. Ләкин шул зур авыл янында утыз-кырык йортлы гына бәләкәй авыл булмый калмый. Ни хикмәттер, олы авыл егетләре әнә шул бәләкәй авыл кызларына өйләнми калмый. Гадәттә, шул бәләкәй авылның кызлары елдамрак, чибәррәк һәм уңганрак булалар...
Хәкимҗанның ТБУМда укыганда ук язгалаган җыр дәфтәрендә "Егет белән кыз арасында сөйләшү" дигән бер хикмәтле белешмә - инструкция бар иде. Ул аны инде күңелдән дә ятлаган иде. Аулак өйдә шул белешмшә- инструкция бик тә ярап куйды. Гармунын кыстырып аулак өйгә килеп тә керде - бер кат күз йөртеп алуга, түр почмакта шәл чите бәйләп утырган тулы битле, калын иренле, калку түшле, вазелин сөрткән бер кыз турында янындагы дус егеттән сорады.
- Әнә теге кем ул? - диде Хәкимҗан шыпырт кына..
- Кайсын әйтәсең?
- Кайсын булсын инде! Шәл чите үреп утырганны әйтәм.
- Ә-ә-ә... Үзеңнең күз ничавага төшә. Былбылниса ул. Унҗиде яше генә әле. Быел гына дөньяга чыкты...
Егет кеше берәр кыз турында "кем ул?" дип сорадымы - бетте. Бу сорауга, һичшиксез, никах белән җавап биреләчәк. Сорады Хәкимҗан, нәкъ шулай дип сорады.Унлаган кыз арасыннан берсе турында гына шулай сорады. Һәм шул кичне ул теге "инструкцияне" эшкә җикте. Анда болай диелгән иде:"Егет кеше уң аягыңа басса - сиңа әйтер сүзем бар, диюе булыр. Сул аягыңа басса - мин сиңа ачулы, дигәне булыр. Чәчеңне йомшак кына сыпырса - сине бик сагындым, дигән сүз. Битеңә тәмәке төтене өрсә - сине ошатам, танышасым килә диюе булыр..." һәм башкалар.
Мөхәммәт Мәһдиев. "Фронтовиклар"- Татарстан китап нәшрияты.- 1988. -224 нче бит.