Кол Гали "Кыйссаи Йосыф"
Әдәби марафон
6 нчы көн.
#Әдәбимарафон-2024
Ә Зөләйха бу хәлләрне ишетеп торды,
Кунак дәшеп, гаять олы табын корды,
Барлыгысы дүрт йөз хатын ул чакырды,
Утырдылар түргә узып алар инде.
Тик Зөләйха Йосыфына әйтеп куйды:
"Бер сүземне исеңдә тот яхшы, - диде,-
Чакырырмын, син чыгарсың каршы , - диде, -
Бу хатыннар матурлыгың күрсен инде".
Зөләйхабыз Йосыфка хуш зиннәт бирде,
Үз кулыннан Йосыфның ул чәчен үрде.
Кулына бер кызыл алтын савыт бирде,
Шуны тотып ул мәҗлескә илтә инде.
Хатыннарны көрсиләргә утырттылар,
Берәр пычак һәм әфлисун тоттырдылар,
"Шушыларны турагыз!"- дип боердылар,
Нәкъ шул вакыт Йосыф килеп керде инде.
Барчасы да Йосыфка тик бер күз салды,
Гүзәллеген күреп, бар да хәйран калды,
Күңелләрен бу могҗиза биләп алды,
Әфлисун дип , бармакларын кисә инде.
Бар да сузлып тик Йосыфка карадылар,
Үз кулларын үзләре үк турадылар,
Бармакларын тураганны тоймадылар,
Моңа алар барсы хәйран калды инде.
"Адәмидән тумагандар бу нур чәчәр,
Мондый коллар кем кулына тагын төшәр?
Моны күргән кешеләрнең гаклы шашар,
Бу мәләктән бүтән түгел!" - диләр инде.
Зөләйха әйтте: "Сезләр ачык күрдегезме?
Минем йөзем ник сулганын белдегезме?
Бер карауда кулыгызны кистегезме?
Һушсыз калып төштегезме?! диде инде...
Кол Гали "Кыйссаи Йосыф".- Татарстан китап нәшрияты.-1989
122 бит