Даниэл Дефо "Робинзон Крузо"
Әдәби марафон
5 нче көн.
#Әдәбимарафон2024
Җәмәгать, бүген мин язучы, тәрҗемәче Сәрвәр Әдгамованың туган көне уңаеннан аның тәрҗемә эшеннән, дөресрәге инглиз язучысы Даниэл Дефоның "Робинзон Крузо" әсәреннән өзек тәкъдим итәм. Бу гамәлем белән мин аңа әйтелмәгән олы рәхмәтемне җиткерәм. Чөнки бу әсәрнең татар басмасын укып, утрауда төрле маҗараларга дучар булып, үстек. Кем генә бу китапны игътибарсыз калдырды икән, чират торып укый идек. Һәр нәрсәгә сокланып, гаҗәпләнеп, өйрәнеп, шул ук вакытта хыялланып яшәдек.
Мин бу дөге белән арпаның минем турыда кайгыртучы алла тарафыннан җибәрелгән булуына ышану гына түгел, утрауда, һичшиксез, минем өчен тагын бик күп шундый башаклар хәзерләнеп куелгандыр дип уйладым. Ләкин, һәрбер түмгәк төбенә, һәрбер калкулык итәгенә күз төшереп, утрауның бар җирен капшап чыксам да, беркайда да арпа да, дөге дә тапмадым. Ниһаять, бары тик шунда гына үземнең мәгарә янындагы җиргә кош-корт азыгы сакланган капчыкны чыгарып селеккәнлегем исемә төште.
Шулай итеп, могҗиза дигәнем бик гади нәрсә булып чыкты!
Башаклар өлгергәч (алар июль азагында өлгерделәр), аларны ничек тырышып җыюымны күз алдыгызга китерә алырсыз. Мин җирдәге орлыкларның бер бөртеген дә калдырмый быеп, аларны ышанычлы коры урынга яшереп куйдым. Беренче елның уңышын тулысынча чәчүгә калдырырга булдым: бара-тора орлык запасым ишәеп, орлыкка да, ашарга да җитәрлек булыр дип өметләндем.
Бары тик дүртенче ел уңышыннан гына орлыкның бер өлешен, анда да бик кечкенә өлешен ашарга калдыра алдым. Хикмәт шунда, минем беренче чәчүем бөтенләй диярлек харап булды, чөнки мин , вакытны ялгыш исәпләп, нәкъ явымсыз көннәр алдыннан чәчкән булганмын, орлыгымның күбесе тишелми калды. Ләкин бу хакта үз урынында сөйләрмен.