Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Адлер Тимергалин: Кабул булсын теләгең.

Әдәби марафон
3 нче көн.

#Әдәбимарафон2024

Без юлга җыендык. Хәер, бу юлы безнең әллә ни йөгебез юк иде инде. Мин лазер-пистолетларның берсен глорийларга калдырырга теләгән идем, ләкин хуҗалар аңардан баш тарттылар, фәкать аның төзелеше белән генә таныштылар.
Без якын араларда җыйнаулашып килергә рөхсәт сорадык.Алар да очрашуны, космик тәҗрибә уртаклашуны хуп күрделәр.
- Сез -яхшы күңелле. Сездә дә берлек, бердәмлек. Безгә сезнең гаилә тормышы һәм гаиләнең нигезен тәшкил иткән көчле хис аеруча ошый, - диделәр алар.
- Мәхәббәтме? - дип сорадым мин.
- Әйе, сез аны мәхәббәт дип атыйсыз һәм ул хиснең тагы бик күп синонимнары да бар шикелле. Гомумән, сезнең цивилизация һәм культурагыз ачлык һәм мәхәббәт инстинкты нигезендә үсеп чыккан, ә гыйлем һәм белемгә омтылу инстинкты сездә шактый яшь әле.
- Бездә ачлык инстинкты инде яшен яшәгән һәм хәзер үлеп килә, ә менә белемгә сусау һәм мәхәббәт - мәңгелек! - дидем мин аларга.
...Инде юлга чыккач Грета мине туктатты да:
- Сез мактанчык , Орнит! - диде.
- Мин кеше ! - дидем мин, аны җитәкләп.
- Без - кешеләр, - диде Грета Ассони, уйланып кына. - Без кешеләр...
Һәм без, кулга-кул тотынып, кунакчыл планета буйлап алга атладык.
Юлда ул-бу булмады. Такыр җирдән өч-дүрт сәгатьләр барып, көн кичкә авышкач, рацияне тоташтырдык. Бу юлы чакыру сигналлары көттереп тормады:
- Комета! Комета! Координаталарыгызны бирегез! Без 50 нче квадратта. Комета! Координаталарыгызны әйтегез!
Яңадан бер сәгатьтән без офык читендә тузаннар туздырып килүче космобильне күрдек.
63 бит.

Адлер Тимергалин: Кабул булсын теләгең.-Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1990