Зөлфәт Хәким. Кишер басуы.
Әдәби марафон
2 нче көн.
Рәхим итеп сез дә кушылыгыз дуслар!
#Әдәбимарафон2024
#Татнетныүстерүфонды
#Белемрадиосы
#Татарстанязучыларберлеге
#Татарстанкитапнәшрияты
#гаиләелы2024
#Китапрухихәзинәбез
#Минкулымакитапалам
#ЮгарыОсланкитапханәләре
#ТатарМакылыкитапханәсе
#ЮгарыОсланәдәбимарафончылары2024
#Кишербасуы #ЗөлфәтХәким
-Карале,Садри, синең чынлап та очучы тәлинкә күргәнең бармы? - диде Зәки үз өлешен эчкәннән соң.
- Хатын белән сугышканда тәлинкәләр дә, чәйнекләр дә очкалый, малай, - диде Садри көлеп. Һәм кычкырып өстәде. - Хатын белән мәйтәм, сугышканда очкалыйлар...
- Юк, чынлап та?
Садри кинәт җитдиләнде. Аның ислемайлар эчеп карлыккан тавышы караңгыда шомлы булып яңгырады:
- Күрдем, Зәки абый. Басу өстендә... Ул кулларын югары күтәрде. - Яп-якты тап булып күренде. Ә синең үзеңнең күрүең хакмы соң?
Зәки чирәмгә кырын ятты.
- Кәнишне, күрүен күрдем... диде ул һәм читкә лачт итеп төкерде. - Чишмә өстендә ярты сәгать чамасы эленеп торды. Мылтык алып чыгып атмакчы да идем әле... Күрүен күрдем... шулай да ... барыбер ышанасы килми. Мин шуны сорамакчы булам...Син кайчан күрдең? Кайчан булды бу хәл?...
239 бит.