Әдәби марафон
1 нче көн.
Рәхим итеп сез дә кушылыгыз дуслар!
#Әдәбимарафон
#Татнетныүстерүфонды
#Белемрадиосы
#Татарстанязучыларберлеге
#Татарстанкитапнәшрияты
#гаиләелы2024
#Китапрухихәзинәбез
#Минкулымакитапалам
#ЮгарыОсланкитапханәләре
#ТатарМакылыкитапханәсе
#ЮгарыОсланәдәбимарафончылары
#ТуфанМиннуллин
#Җеналыштырган
...Тик бер әйбергә ышанып бетми Сәлихҗан. Авылдагы иң чибәр кызларның берсе Вәсимә үзе теләп аңа кияүгә чыкты. Нигә чыкты? Кат-кат сорады югыйсә Салихҗан, нигә миңа кияүгә чыгасың, дип төпченде. Яши башлагач, нигә чыктың, дип бәйләнде.
-Артыңнан менә дигән егет – Нурислам йөрде, аны санга сукмыйча, минем ямьсезлегемне күрә торып, миңа чыктың, ник алай эшләдең? – диде.
- Җаны теләгән – җылан ите ашаган, - дип кенә җавап бирде Вәсимә, сөйкемле сөягең булгандыр.
Юк ышанмады Салихҗан, һаман ышанмый. Әгәр дә үзе Вәсимә урынында булса, Салихҗан белән бер мендәргә яту түгел, кырыннан да узып китмәс иде. Берәр этлек ята, мөгаен, Вәсимәнең кыз чакта ниндидер гаебе булгандыр, ә Салихҗан , аңгыра сарык , аны сизмәгәндер...
208 нче бит
Туфан Миннуллин. Җен алыштырган.
