Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Минем яшьлегем -комсомол, синдә үтте

    29 нчы октябрь Ленин комсомолының туган көне. 2018 нче елда яшьләр оешмасы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Татар Макылы авыл китапханәсендә  бу уңайдан “Минем яшьлегем - комсомол, синдә үтте” исеме астында комсомол туган көнгә багышланган тарихи чара узды. Аны ике китапханә бергә әзерләде һәм алып барды. 5 нче сыйныф укучылары музей җитәкчеләре Тихонова Юлия белән комсомол төшенчәсе, аның тарихы, башкарган эшләре, орден, медальләре турында кызыклы мәгълүматлар алды. Аннан китапханәнең музей почмагында кулланудан чыккан әйберләр турында уен тәкъдим иттеләр. Анда киптергеч, логорифм линейкасы, җиңүчеләр лентасы, комсомол билеты, учет карточкасы  кебек атрибутлар кулланылышы турында сөйләргә кирәк иде.

       Китап киштәсендәге комсомол яшьләр тормышын сурәтләгән китапларга күзәтү үткәрелде. Күптән кулланышта булган газеталардан комсомол, пионер оешмалары турында язган  мәкаләләр укылды. Комсомол төзелешләре санап үтелде. Герой комсомолларның батырлыгы эйтеп үтелде. Китапханәчеләр үзлзренең комсомол еллары турында балаларга кыскача мәг*лүмат бирделәр.  Ә алар исә  ишеткән хәбәрләрне зур кызыксыну белән тыңладылар, һәр документны кулга алып өйрәнделәр. Чарада 10 кеше катнашты.

Күргәзмә китапханәгә килгән һәр кешене үзенә тартып торды, олы яшьтәгеләр озак-озак комсомол булган чакларын искә төшерде, кызыклы материаллар бирде. Ә яшь буын вәкилләре һәр экспонат белән кызыксынды.