"Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм"
Югары Ослан районы Татар Макылы авыл китапханәсендә авылдашлар җыелышып махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм йөзенннән учак элгергечләр ясадылар.Авылдашлар ил тынычлыгын саклаучы егетләргә һәрдаим ярдәм итәргә тырышалар. Әле бер атна элек кенә яшүсмерләр клубында окоп шәмнәре ясаганнар иде. Күз курка кул эшли, беренче тапкыр окоп шәмнәре ясаганга инде ай узып китте.
Җәмәгать белән җыелып башта кирәк әйберләрне җыйнадык. Шешәләр, калай банкаларны авылдашлар китерде. Мөмкинлеге булганнар сабын белән булыштылар.
Макыл авылы җирлеге биш авылны берләштерә, ә махсус хәрби операциядә уналты авылдашыбыз катнаша. Һәрберсенә безнең ярдәмебез тисен, дөньялар тизрәк тынычланып, егетләребез җиңү яулап, туган нигезләренә барысы ди исән-сау кайтсыннар иде дип телибез.