Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Авылым мәктәбе Герой исемен йөртә"

  

Якташыбыз Советлар Союзы Герое Исаев Алексей Петрович 1906 елда Казан губернәсе, Зөя өязенең  Кече сала җирлегендә туа.  Колхозда эшли. 1941 елдан Кызыл Армия сафларына алына. 1943 елдан  Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшә. 3 нче Украина фронтының  46 нчы армиясенә караган 180 нче укчы дивизиясенең 42 нче укчы полкында  автоматчылар ротасының отделенисе командиры вазыйфасын башкара. Төньяк Кавказ, Көньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре составында Кавказ өчен барган сугышта (1943), Украина, Молдавия, Румыния, Болгария, Венгрияне азат итү сугышларында катнаша. 1945 нең 22 гыйнварында Будапешт өчен барган сугышта тиңдәшсез батырлык үрнәге күрсәтә: дошман пулемётын гәүдәсе белән каплап, үзенең сугышчыларына  һөҗүмне уңышлы дәвам итүне тәэмин итә. Ул  Ленин, 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. 1945 елның 28 апрелендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Геройның исемен мәңгеләштереп  туган авылы Кече сала, Макыл авылы урта мәктәбе  һәм Казан шәһәренең бер урамы Советлар Союзы Герое  Исаев Алексей Петрович исемен йөртә.