Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Картаямыни соң йөрәк

Татар Макылы авыл китапханәсендә өлкәннәр көненә  багышланган “Картаямыни соң йөрәк” исемендә кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә лаеклы ялга чыгып, яраткан кул эшләре белән шөгыльләнүче авылдашлар үзләренең  хезмәт җимешләрен тәкъдим иттеләр.                      

       Андронова Валентина Викторовна даими рәвештә китаплар укуы белән тегү эшен дә ташламый. Ул китапханәгә 2017 елның символы булган әтәчләрне - таба тоткычларын тегеп  алып килде, Хасанова Дания Наилевна чигешләрендә язгы чәчәкләр, кышкы кошлар белән бергә күңелләргә сафлык бирүче Кол Шәриф мәчете бар. Ситдикова Валентина Никоноровнаның мәңге шиңмәс бәйләгән чәчәкләре һәркемне үзенә җәлеп итте, ул аларны күңел җылысын салып, шундый матур итеп бәйләгән, тәрәзә төбендә гөлләр күк  тирә-юнгә шатлык тараталар. Китапханәче Хисамова Мәдинә Вагизовна төсле гади кәгазьдән ясалган картиналарын күрсәтте. Һәр кул эше хуҗасының күңел байлыгын, аның якты һәм эчкерсез икәнен күрсәтә.

    Бәйләгән күгәрченнәр, алма, оеклар, картиналар һәр укучының күңеленә хуш килде. Һәр экспонат янында озак тукталып, фикерләрен эйтеп, сокланып карап тордылар. Эйе, йөрәк һаман яшь, кеше матурлыкка омтыла, матурлык тудыра. Яшь буын вәкилләре дә үзләренең кызыксынуын  яшермәде, эшләрнең ничек башкарылуын өйрәнде. Ә өлкәннәр горурланып, бик теләп кул эшләренең серләре белән уртаклаштылар