Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Һәр кешегә җылы сүз кирәк

Макыл авылы китапханәчеләре  Хисамова Мәдинә Вагизовна һәм Першина Надежда Александровна инде күптән үзләренең өлкән яшьтәге укучылары белән  еш очрашалар. Авыл тарихын, тормыштагы вакыйгаларга карашларын, киңәшләрен тыңлап бергә аралашып яшиләр. ”Мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында “Һәр кешегә җылы сүз кирәк” – исеме астында өлкәннәр көненә багышланган чара уздырылар. Бу көнне үзләренчә “Совет чоры яшьләре көне” дип атадылар.

      Беренче чиратта аларның ниятләре үзләренең китап сөюче дусларының бәйрәм уңаеннан өйләренә барып, хәл әхвәлләрен сорашу, газета -журналлар белән таныштыру, илдә, авыл җирлегендәге яңалыклар белән уртаклашу иде.      Очрашу төрле тармакларны үз эченә алып, кемгә нинди ярдәм кирәген ачыкларга ярдәм итте, берсенә табиб ярдәме кирәксә, икенчесе үзенең канәгать тормышына рәхмәтен җиткерде, өченчесе газета-журналларын алыштырды, укыган мәкаләләре турында фикерен әйтте.

     Бу көнне китапханәчеләр районның социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре Шадрова Мария Николаевна  белән күп йортларда  булдылар, совет чоры яшьләренең күңелләрен күтәрделәр. Сэламәтлекләре бераз какшаса да, күңелләре күтәренке кәефләре шат иде. Олы кешеләр кунакларга ихлас күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр.