Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Чиста чишмә

      25 нче сентябрь көнне   экология елы кысаларында Татар һәм Рус Макылы  авыл китапханәчеләре  җирлек хезмәткәрләре белән бергә  “Чиста чишмә” акциясенә катнашып, Кече сала читендәге кизләүгэ бардылар. Кизләү үзенең саф суы белән тирә-күрше авылларны тәэмин итеп тора. Бу чишмә тирән чокырда урнашып, текә ярдан  төшәргә туры килсә дә, аңа халык еш килә.

       Акциядә  катнашучылар әүвәл текә ярдан төшү юлын җайладылар, аннан чит-читләрен чүп-чардан арындырдылар, берничә нарат агачы утырттылар. Алар тау сыртын ныгытып тору белән , матурлык та өстәячәк.

     Электэн чишмә изге урын саналган,  аның тирәсен чистарту да изге гамәлләрдән санала. Аннан бу чишмэ турында яшь буынга мэгълумат биру дэ яхшы эшлэр рэтенэ керэ.