Бердәм агач утырту
Бөтен ил буйлап яңа парклар ясала. Торак пунктларны яшелләндерү, чишмә һәм ял итү урыннарын төзекләндерү, тирә-юньне чистарту максатыннан төрле эшләр башкарыла, табигатьне саклау буенча акцияләр оештырыла.
16 нчы сентябрь көнне Макыл авылы җирлегендә “ Бердәм урман утырту” акциясе үзенең эшен башлады. Бу көнне авыл идарәсе, клуб хезмәткәрләре, өлкән сыйныф укучылары һәм авыл китапханәчеләре яшь агач үсентеләре утырту белән шөгыльләнделәр. Быелгы ел табигатьне саклау елы буларак бу гамәл бик файдалы һәм кулай булды. Һәр кеше табигатьне саклау һәм баетуда үз өлешен кертте, бу эштә зур тырышлык белән хезмәт куйды.