Сәламәт яшәү рәвеше
11.09.2017ел.
11 нче сентябрьдә Бөтен россия халкы аеклар көнен билгеләп үтте. Аның максаты кешеләргә хәмернең зыяны, аның кеше организмына тәэсире турында искә төшерү. Аракыга бәйлелек бик тиз барлыкка килә, бу бөтен илне берләштергән зур проблема, чөнки бу бәйлелек мәңгелек, аңардан аерылу мөмкин түгел, җәмгыять шуның өчен бүген чаң суга, алкоголь кеше организмының барлык әгъзаларын агулый һәм җимерә. Шуның өстенә аракы эчкән кеше гаиләсенә, тирә-юньгә бик зур зыян китерә. Статистикага күз салсак Россиядә алкогольгә бәйлелектән һәр елны 600 мең кеше үлә.
Татар Макылы китапханәсендә “Сәламәт яшәү рәвеше” исемле Бөтен россия аеклар көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды, китапханәче үзенең китап укучыларына бүгенге көннең тарихи әһзмияте турында сөйләде, аракының зыяны, ул китергән күңелсезлекләрне санап үтте. Күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрде.