Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

«Монда минем туган ягым, монда минем юл башым"

    "Пушкин картасы" проекты кысаларында өлкән сыйныф укучылары өчен оештырылган квест-экскурсия. Бу чарада Макыл авыл китапханәчеләре авыл җирлегенә кергән авылларның тарихын, оешмалары һәм истәлекле урыннары белән таныштырдылар, туган якны үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр турында мәгълүмат бирделәр.

 Экскурсия маршрутының һәр ноктасында катнашучыларга тематик биремнәр үтәргә тәкъдим ителде, аларны хәл итү нәтиҗәсендә алдагы нокта турында белешмә алынды.

Квест маршруты Татар Макыл авылындагы Кәшаф мәчетеннән башланды, анда безне Ренад хәзрәт каршы алды һәм мәчет буенча танып-белү экскурсиясе үткәрде, аның тарихы, аны торгызуда катнашкан кешеләр турында сөйләде.

 Чарада катнашучылар ике авылны тоташтыручы күпернең тарихы белән таныштылар, аннан соң Макыл амбулаториясенең тарихын тыңлап үттеләр. Авыл җирлеге идарәсе, Татар Макылы авыл китапханәсе, урта мәктәп тарихы, часовня турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр.

Чарада 22 кеше катнашты