Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Карбыз турында ни белэсез"

  Татар Макылы авыл китапханәсендә клуб хезмәткәрләре белән берлектә  карбыз бәйрәме оештырылды. “Көмеш кыңгырау” газетасы битләренә күзәтү үткәргәндә, үзгә бер кызыклы хәбәргә игътибар иттем. 3 август көнне карбыз бәйрәме икән. Җыелышып бездә бәйрәм итәсе булдык. Карбыз бик борынгы җиләк, аны баллы булганга җиләк диләр. Аның  туган җире дә бездән бик еракта,  Африкада. Хәзер карбызны 96 илдә үстерүләре мәгълүм. Иң  зур карбызны Америкада үстерәләр, ул 159 кг авырлыкта була. Ә иң кечкенә карбыз крыжовник зурлыгында. Аннан шунысы кызык - ул баллы, тәмле булуы белән бергэ сусауны баса.  Аны  кыздырып та, тозлап та ашыйлар.очрашуга килгән балалар тәмле карбыз ашадылар һәм карбыз кайнатмасыннан авыз иттеләр. Менә нинди кызыклы ул карбыз тарихы. Уеннар, табышмаклар белән бәйрәм күңелле узды.