Балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме
«Балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме».
Мәдәниятләр һәм милли традицияләр елы кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен программасы оештырылды. Соңгы елларда Макыл авылы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Сабантуй уздыру инде күркәм традициягә әйләнде. Макыл авылы китапханәчеләре Першина Н.А. һәм Хисамова М.В. балаларны күңелле һәм матур бәйрәм традицияләре белән таныштырдылар, алар өчен Әлфия Ситдыйкова һәм Вера Әхмәдуллинаның «Сабантуй күпере» китабын укыдылар. Киләсе шигырьне уку арасындагы паузаларда балалар төрле ярышларда катнаштылар. Әүвәл сабантуйга бүләк җыю тәртибен туры китереп сөлге җыю йоласы башкарылды. Осталык дәресендә нәниләр сөлге җыю, яулыкларны бәйләү ысулларын өйрәнделәр. Аннан кашыкка йомырка куеп йөгерү, Мендәр белән сугышу,ат чабышы кебек уеннарны өйрәнеп күңел ачтылар. Уеннарда катнашкан өчен һәр катнашучы матур яулык һәм шар алды. Балалар бакчасында бәйрәм уңышлы узды.