Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Макыл авылы тарих битеннән

    Татар Макылы авыл  китапханәчесе Хисамова М.В. мәктәп яны ял лагерына йөрүче укучы балалар өчен  “Авыл тарихы битләреннән” исемле туган як темасын яктырткан чара уздырды.   Чарада авыл тарихына кагылышлы материалларны яктыртты, хезмәт  алдынгылары, авылның игътибарга лаек мөхтәрәм кешеләре, оешмалар  тарихына тукталып китте. Аннан авыл тарихы  ничек язылуы турында сөйләде, укучыларга да кызыклы вакыйгалар турында булган моментларны теркәп, бер дәфтәргә язып барырга тәкъдим итте.

    Тарих язу күпкырлы, ул  күп вакытны ала торган җаваплы эш. Бу эш өчен вакыйгаларның дөрес булуы, даталарның төгәл булуы һәм мәгълүматның актуаль булуы  хас.  Мисал өчен балалар “Авыл урамнарының тарихы” битенә тукталдылар. Урам исемнәрен атап санап чыккач, урам исеме нигә шулай аталганын, аның тарихы, ул урамга гына хас мизгелләр искә алынды. Авыл үсә, яңара, үзгәгешләр һәр вакыт ниндидер вакыйгага бәйләнә. Җиңүнең 40 еллыгы урамы нәкъ менә шуңа мисал да инде. Бакча урамы “Чыршыкай” балалар бакчасы урнашуына бәйле.

    Соңгы елларда яңалыклар күп булды, Келәнчедә клуб, Макылда спорт клубы, ветеренария пункты ачылды,  мәдәният йорты, китапханә капиталь ремонттан соң эшен дэвам итте, яңа  кибет ”Дарина” эшли башлады,  “Аделина “, “Лачын “ кибетләре бикләнде. Замана үзгәреп тора, күз алдыбызда яңа йортлар төзелеп яңа урам хасил булды. Менә тарих шулай языла, һәр үзгәреш кәгазьгә теркәлеп барыла. Киләчәк буын кешеләре шул язудан укып нинди үзгәрешләр булганын беләләр.

 Балалар өчен  авыл тарихына кагылышлы бик күп файдалы материал бирелде бу очрашуда.