Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

“Тарих тәгәрмәчендә авыл китапханәсе”

  

Авыл уртасындагы мәдәният йортына урнашкан Татар Макылы авыл китапханәсен, мөгаен белмәгән кеше юктыр. 1969 елда клуб бинасы төзелгән  чорда Халидә апа Талиповна Натфуллина мәчет бинасыннан бирегә күчеп килә. Ә анда 1905 елгы мәчет бинасында кышкы көннәрдә эшләве бик авыр була. Каләм белән язган чор, кара савытында кара туңган, шуңа Халидә апа кара савытын пальто эченә тыгып җылыта. Яңа бинада ул 1981 елга тикле эшли. Озак  еллар эшләүчеләр арасында Илсеяр Шәнгәрәева бар, ул 16 ел хезмәт итә. 1997 елда янгын чыгып 13000 китаптан 3000 данә  генә кала. Бу китапханә тарихында иң зур югалту.  Аннан 2003 елдан эшкә Мәдинә Вагизовна килә.  Китапханә төрле елларда  балалар бакчасы бинасында, больница бинасында эшләп тора. 2016 елда мәдәният йорты бинасы капиталь ремонтка ябыла һәм яңадан нәкъ китапханәләр көнендә үзенең ишекләрен ача.  Елдан ел  яңа җиһазлар, китаплар белән тулыландырып торыла.  Хәзер аның фондында якынча сигез мең китап, газета һәм журнал исәпләнә. Күп макыллыларның яраткан урыны - китапханә, биредә оештырылган чаралар турында төрле сайтларда танышырга мөмкин.

 

     Тарихка күз салсак, Макыл җирлегендәге китапханә бик күптәннән 1893 елның мартында бу җирлекнең алпавыты Ухтомский Павел Леонидович тарафыннан ачыла. Әйтергә кирәк, шул вакытларда алпавыт һөнәрчелек тармагын җайга салырга омтылып, аяк-киемнәре төзәтү мастерское ача. Шунысы кызык, авыл халкы ул чорда ук граф Алексей Толстой, граф Лев Толстой, Николай Гоголь, Григорович  әсәрләренә өстенлек биргән.

       130 ел эчендә китапханәчеләрнең ничәмә буыны алмашынган, китапханә аша күпме укучы узган, күпме китап, газета-журнал укылган! Китапханәчеләрнең күбесенең исемнәре халык күңеленнән җуелган, сугыш елларыннан соң Галия апа, Батыршина Зөлфия Валиевна, Әминә, Халидә Талибовна Натфуллина, Габдрахманова Хәлидә Кадыровна, Махнина (Синдюкова ) Нина Александровна, Гаранина (Цветкова ) Светлана Геннадьевна, Мякишева Лидия Васильевна, Шангареева Илсеяр Вагизовналар эшләве билгеле. Һәркайсы тарих битләрендә үз эзен калдыра.  Алар җәмәгать эшләрендә актив катнашып халык арасында эшләп яшиләр.

      Китапханәче эше бик җиңел тоела. Халык  арасында: «Аларның  нинди эше бар соң инде?!» - дигәннәре дә ишетелә, ләкин бу эшнең никадәр җаваплы, никадәр тырышлык, сабырлык, белем, игътибар, вакыт таләп иткәнен китапханәчеләр үзләре генә беләдер. Әлеге һөнәр ияләре замана белән бергә атларга тиеш. Компьютер, гаджетлар, сайтлар белән оста аралашырга,  бердәм китапханә билетын кулланырга, китапханәне рекламаларга, кыскасы эш эчендә кайнарга тиеш. Бүген бик күп акцияләр, конкурслар, марафоннар үзләренең катнашучыларын көтә. Ә  укучыны һәр чара белән таныштыру, укучының мөмкинлекләрен ачу, нәкъ менә китапханәчегә йөкләнә.

     Китапханә үзенең 130 еллык юбилеен элек китапханәче булып эшләгән хезмәттәшләре  белән очрашудан башлап җибәрде.

 Бүгенге бәйрәмдә китапханәдә эшләп, тарих битләрендә үз эзләрен калдырган якташларыбызны: Любовь Нефедованы, Любовь Цветкованы, Надежда Яковлеваны, Надежда Бизяеваны, Надежда Першинаны, Нина Лазареваны, даими китап укучы Галина Григорьеваны -   инде егерме ел авыл китапханәсендә хезмәт итүче Мәдинә Хисамова билгеләп үтте. Һәр коллега үзенең эшләгән чорын искә төшереп, аерым мизгелләргә тукталды. Бүген алар күп чараларны  Рус Макылы авыл китапханәсе белән бергә оештыралар. 

    - 43 елга якын китапханәдә эшлим - ди Надежда Першина. – Төрле чаклар булды, бер бинадан икенче бинага күчеп йөрдем. Берничә мәртәбә китаплар суда да чыланды, күчеп йөргәндә җиһазларны сүтеп-җыеп яңа урында урнаштырырга да туры килде.  Үземнең көчем җитмәгәндә ярдәмгә кешеләр булышты, гаиләм  мине аңлап яши, шуңадыр гомерем буе  һөнәремә тугры булып калдым.

 Үз хезмәтен яратып, китап укучылар белән уртак тел табып, төрле чараларда китапның тәрбия һәм ялны оештыруда зур ярдәмче, киңәшче икәненә тагы бер кат басып ясап Мәдинә Вагизовна китапханәдә яңадан –яңа эш алымнары кулланып хезмәт итә. Быел юбилей елында очрашулар күп булыр дип ышанып калабыз, эшләрендә зур уңышлар телибез