«Туган телнең матурлыгы» - "Красота родного языка"
21февраль-Халыкара туган тел көне.
Әлеге бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга тиешле дәрәҗәдә җиткерү белән бәйле.
Кадерле китап укучыларыбыз!
Без сезнең барыгызны да туган телләр көне белән котлыйбыз! Барыбыз да үз туган телләребезне саклыйк, яклыйк һәм онытмыйк!
"Туган телнең матурлыгы".
Һәр милләт үз телен, үз йола-гадәтләрен, бәйрәмнәрен үзенең милли бер тылсымы, яңгырашы, матурлыгы белән бәяли. Шуңа да, кем өчендер аерым бер мәгънәгә ия булмаган милли матурлыкны берничек тә аңлатып булмый.
Китап күргәзмәсендәге китаплар татар телен өйрәнүгә зур ярдәмлекләр, телнең матурлыгын, әһәңен, китап битләреннән тыш җырларда, халык иҗаты әсәрләрендә табып була.