Безнең юбиляр.
Роза Зиатдин кызы Гобәйдуллина 1933 елның 1 февралендә Казанда туа. Аннан соң алар гаиләләре белән матур табигатьле Яңа юл авылы - Шурага кайтып урнашалар. Роза апа гаиләдә олы кыз, эне-сеңелләрен тәрбияләп карап тору аңа йөкләтелә, әнкәсе Ләйлиҗиһан апа гел колхоз эшендә. Әтисе Зиатдин абый сугыш башланган елны ук мобилизацияләнә, Суслонгер этабын үтә, аннан сугышка китеп, 1943 елны Орлов шәһәре янында үлеп кала. Роза апага әтисе яуга киткәндә сигез яшь була, соңгы тапкыр атасын күрүе дә шул. Аннан алны - ялны белми хезмәткә өйрәнү чоры башлана аның, тыныч холыклы, ярдәмчел, кулы эшкә килеп торган яшүсмер кыз, өстәвенә буе да яшьтәшләренә караганда калкуырак. Һәр эштә төгәллекне, тәртип һәм осталыкны таләп иткән чорда, аңа күп эшкә олылар белән бергә янәшә басарга туры килә. Ул язгы чорда Красновидовадан семәнә ташыган чорны еш искә ала, төрле хәлләр булды, янәшәмдә гел ярдәмчел өлкән буын кешеләре булды дип авылдашларын мактый. Аңа комбайнга укырга барырга тәкъдим ясыйлар, гомер буе авылда яшәп техниканы үз итә алмаган кыз бала каршы килә. Бу гамәле өчен аңа бер-ике җәй дуңгыз фермасында эшләргә, кышын урман кисәргә барырга туры килә. Утын әзерләү, плугарда йөрү, печән чабу, сыер саву - нинди генә эшләрдә эшләми ул!
Тормышка чыккач, Татар Макылында совхозда хезмәт куя. Көчле, кешеләр белән тиз аралаша, гаделлекне ярата, бер эштән дә курыкмый, тик техникада гына идарә итәргә кушмасыннар,чөнки ул аңа һич кенә дә ияләшә алмый.
Гомер буе авыл тормышында кайнап, яшәп, лаеклы ялга чыга. Аның хезмәтен бәяләп хөкүмәтебез тарафыннан мактау кәгазьләре, медальләр бирелә. “Хезмәт ветераны”, “Хезмәттәге батырлыгы өчен”, “Бөек Ватан сугышы елы балалары өчен” медальләре аның фидакарь хезмәтен бәяли. Әле социалистик ярышларда ничә мәртәбә беренчелекне ала. Тугызынчы бишеллык нәтиҗәләре буенча ударник исеменә лаек була. Күп мәртәбәләр авыл советы депутаты итеп сайлана. Сүзе үтә, эш җаен белә, авыл тормышын аңлый, кеше кайгысына битараф түгел, менә шуңа да ул иптәшләренең һәм җитәкчеләрнең олы ярдәмчесе. Бүгендә юбиляр авыл, район тормышы белән хәбәрдар, туганнары якыннары белән аралашып, ярдәмләшеп яши. Аңа таза исәнлек, күңел күтәренкелеге, бәхет телибез. Алдагы көннәрен туганнары якыннарының хөрмәтендә яшәргә язсын.