“Сәнгатькә багышланган гомер”
“Сәнгатькә багышланган гомер”
Татарстанның атказанган артисты Колмакова Әлфия Кәшиб кызының туган көне уңаеннан кыскача мәгълүмат.
Әлфия театрга бик яшьли килде. Лениногорск шәһәренең икенче урта мәктәбен тәмамлауга, 1975 нче елда ул Казан театр училищесына укырга керде. Театрга беренче адымнарын 1977 нче елда Казан курчак театры сәхнәсендә ясый. Аңа баштан ук спектакльләрнең төп рольләрен башкарырга насыйп була. Бу инде яшь, тәҗрибәсе аз артистка зур таләпләр куя. Ул шулай тырыша-тырыша театр дөнььясына кереп китә. Балачак хыялларын тормышка ашыра.
Ул Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык “әкиятендә Кәҗә ролен башкара, Япон халык әкияте “Ана күзе” спектаклендәге Ботаро япон малае ролен ул үзе тудыра. Аның гаҗәеп бай күңеленә, саф көлүенә гашыйк була, тамашачыны сөендереп, ана белэн бала мәхәббәтен тасвирлый.
Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары”фантастик әкиятендә Рөстәм роле; “Туйлар вакытында” комедиясендә Яучы роле һәм тагы төрле күп рольләр.
Әлфия үз өстендә күп эшли, һаман да яңа үрләр яуларга омтыла. Үз-үзеннән канәгатьсезлек хисе аны драма жанры өстендә эшләргә өнди. Ул драма артисты булырга карар кыла, бу максатын Минзәлә дәүләт драма театры сәхнәсендә тормышка ашыра. Шулай итеп 1984 нче елда Казанны ташлап Минзәләгә килеп урнаша. Менә монда инде ул бөтен хыялларын тормышка ашырырга омтыла, үзендә драма артистына хас сыйфатлар тәрбияли. Моңа спектакльләр куючы режиссер да игътибар итә. Әйе, Әлфиягә игътибар итми мөмкин дә түгел: озын зифа буйлы, зур мөлаем күзле, тырыш, алынган рольләрен җиренә җиткереп, оста башкаручы чибәр кыз. Аңа Татарстанның халык, Русиянең атказанган артистлары Әнвәр Фәсхетдинов, Нәсимә Зиганшина, Татарстанның атказанган артистлары Фәнүсә Зәйнетдинова, Рәшид Мәрдәновлар кебек сәхнә осталары белән эшләргә туры килде. Ул остазларының һәр хәрәкәтен, күңел тойгысын, күз карашын хәтерендә саклап, яңа рольләрендә кулланды, тәҗрибә туплады.
Минзәләдән Әлфия гаиләсе белән Яр Чаллыга күчә. Анда эле татар драма театрының яңа ачылган чоры була. Режиссер Фаил Ибраһимовның артистлар туплап эшләгән чоры. Башта анда барлыгы биш артист була. Алар Рабит Батулланың “Күбәләк булып җаның кайтыр “спектаклен куялар, бу көн Чаллы театрының туган көне санала. Әлфия шундый тарихи вакыйганың шаһиты була. Тынгысыз кыз читтән торып Башкорт дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, югары белем ала.