Кадерле дусларым, бүген сезгә үземнең авылдашым Минзифа апа Хафиз кызы турында сөйләп үтәргә телим. Ул тормышның әчесен- төчесен, шатлыгын- газапларын күргән. Репрессия чорында, Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда үзен белгәнне бирле гел тормыш авырлыклары белән очрашып тора.
Күп еллар кеше гомерен саклап кан биреп. донор булып тора.
Буяучы, ремонтлаучы булып аңа су асты көймәсендә эшләүчеләр арасында булырга туры килә, илебезнең ерак почмагыннан туган ягына кайтыр өчен кан тапшырып үзенә ял көннәре җыя. Тормыш кеше алдына нинди генә сынаулар куймый. Сыер савучы булып эшләгән вакытта юл хәрәкәте авариясенә дучар була, күпме исәнлеген югалта.
Бүген Минзифа апа аллага шөкер матур гына яшәп ята. Илебездә барган афәтләрдән хәбәрдар булып, сугыш кырларында ватанны саклаучы егетләребезгә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, аларга җылы оеклар бәйләп, ир-егетләргә хәленнән килгәнчә булыша, шуның өстенә матди ярдәм дә күрсәтә.
Сезгә инде бик борчылмаска иде дигәч, алар безнең тынычлыгыбызны саклыйлар бит дип кенә куйды. Күз яшьләрен тыеп әти - әниләренә аллаһым сабырлык бирсен, илләребезгә тынычлык иңсен, балалар гаиләләренә исән-имин кайтсыннар дип догасын кабатлады.
#Кайсыгызныңкулыҗылы
#Аккалфак
#Изгегамәл
#ТатарМакылыкитапханәсе
#татармакылыавылы
#югарыослан
- Сайт: http://www.uslon-cbs.ru/index.php/2012-03-12-12-46-46
- Телефон: не указан
- E-mail: не указан
- Адрес: 422582 Верхнеуслонский р-н, с. Тат. Макулово, ул. Набережная, д.33