Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Корбан гаете котлы булсын!"

 

https://vk.com/id712029532

Котлы булсын Корбан гаете!
Иллэргә иминлек, барчабызга саулык сәламәтлек, бәхетле бәрәкәтле гомерләр насыйб булсын.
Корбан гаете - ислам дөньясындагы иң олы, мөбәрәк бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны кичерә.
Корбан бәйрәме зөлхиҗә аеның унынчы көнендә үткәрелә.
Корбан бәйрәме ир- атларның мәчеткә намаз укырга баруыннан башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда, "Аллаһү әкбәру, Аллаһү әкбәр. Лә иләәһә илләллааһү, үәллааһү әкбәр, Аллаһү әкбәр үә лилләһил хәмд" сүзләре әйтелә.
Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнар, якыннар каберлекләрен зират кылу, табын әзерләү, бүләкләр тарату кебек изге гамәлләр кылына.
Әлеге бәйрәм вакытында Аллаһы Тәгаләгең бөеклегенә, исламның хак дин булуына тагын бер кат инанып, мохтаҗларга, ятимнәргә, төрле бәла- казаларга юлыккан мөселман кардәшләргә кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузыла.
- Корбан ите исә өч өлешкә бүленә. Бер өлеше күршеләргә һәм туганнарга таратыла, икенчесе ярлыларга һәм мескеннәргә, ә өченче өлеше корбан чалынган гаиләдә кала.

- Корбан чалганда укыла торган дога.
"Бисмиллаһир-рахмәнир- рәхим.Әлләһүмә һәзә миңкә вә иләйкә иннә саләти вә нүсүки вә мәхьйәя вә мәмти лилләһи раббил гәламин. Лә шәрикә ләһү вә бизәликә үмиртү вә әнә әүвәлүл мүслимин. Әлләһүммә тәкаббәл миннә һәзиһия әдъхыййә" дигәч, кем исеменнән корбан чалуыңны әйтеп, " Бисмилләһи Аллаһу Әкбәр" - дип хайванны чалалар.

#динһәмйола
#Корбанбәйрәме
#ТатарМакылыавылы
#корбангаете