Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

«В окружающей среде жить тебе и мне» - «Бу җирдә яшәргә сиңа да, миңа да»

   

 Познавательным  мероприятием  для детей  отметили Всемирный день защиты окружающей среды Макуловские библиотеки.

           Библиотекари  -  Мадиня Вагизовна Хисамова и Надежда Александровна  Першина рассказали, что такое окружающая среда, почему с ней надо бережно обращаться. Дети совершили небольшое виртуальное путешествие по страницам Красной книги Татарстана, познакомились с растительным и животным миром, многие виды которого находятся под охраной государства.

          Также они узнали о том, что необходимо быть милосердными, любить и беречь природу, бережно распоряжаться ее богатствами. Обобщили знания о диких животных и птицах, их приспособлению к условиям жизни и закрепили знания о правилах поведения на природе. 

          Участники мероприятия с удовольствием отгадывали загадки и отвечали на вопросы викторины о природных явлениях, животных, растениях.     

          Закончилось мероприятие знакомством с  книгами о родной природе и ее обитателях. 

                               «Бу җирдә яшәргә сиңа да, миңа да» - Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көне уңаеннан экологик чара. Макыл китапханәчеләре  Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көнен  балалар өчен танып-белү чарасы белән билгеләп үттеләр.

 Китапханәчеләр - Мәдинә Вагыйз кызы Хисамова һәм Надежда Александровна Першина балаларга табигатебезнең гаҗәеп бай һәм матур икәнен аңлаттылар. Җир, су, һаваның кешелек өчен мөһим булуы турында сөйләделәр, ни өчен аның белән сакчыл мөрәҗәгать итәргә кирәклеген балаларга җиткерделәр. Аннан балалар Татарстанның Кызыл китабы битләре буйлап кечкенә генә виртуаль сәяхәт ясадылар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән таныштылар, һәр үсемлек турында белгәннәрен сөйләделәр, яңа белемнәр тупладылар.

          Алар шулай ук табигый байлыкларга, үсемлекләргә, җир – су хайваннарына мәрхәмәтле булырга, табигатьне яратырга һәм сакларга кирәклеген белделәр. Кыргый хайваннар һәм кошлар турында, аларның яшәү шартларына яраклашуы турында белемнәрен гомумиләштерделәр һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар.

          Чарада катнашучылар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр һәм табигать күренешләре, хайваннар, үсемлекләр турында викторина сорауларына җавап бирделәр.

 Чара туган як турындагы китаплар карап, күңелле тәмамланды.