Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Тәмәкесез яшәп буламы"

  Тәмәкесез яшәп буламы.
31 май – Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне
Тәмәке тартуның организмга зыянлы булуы хакында һәркем белә.Ул турыда һәрдаим сөйләп торалар, төрле аңлату эшләре алып баралар. Һәр кеше бу начар гадәтнең зыянлы икәнен аңлап үсә.
Тәмәке тарту ул җитди авырулар, мәсәлән, үпкә яман шеше, хроник үпкә, йөрәк-кан тамырлары авырулары, гомумән, бик күп авыруларга китерә.
Ә бу чирләргә дучар булмас өчен, тартуны бөтенләй ташларга кирәк. Тик күпләр тәмәке тартуны ташлауны бик авыр кичерә, яки бөтенләй ташлый алмый.
Сәламәтлек саклау өлкәсе алып барган махсус тикшеренүләрдән күренүенчә, тәмәке тартучыларның 60-80 проценты тартуны ташларга тели, яки берничә тапкыр ташларга тырышып карый, әмма ташлый алмый. Һәм алар квалификацияле ярдәмгә мохтаҗ булуларын инкарь итми. Хәзер бик күпләр ярдәм сорап, медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итә.
Тәмәке тартуны ташлаган кеше үз сәламәтлеге өчен зур файда ясый. Бер айдан тын алулар җиңеләя, хәлсезлек, арулар, баш авыртуларның эзе дә калмый, бигрәк тә иртәнге көчле ютәл борчымый башлый.
Ярты елдан кешенең пульсы яхшыра, спорт белән шөгыльләнү теләге туа.
Тәмәке тартуны ташлап бер ел үтүгә, тартуны ташламаган кешеләр белән чагыштырганда коронар йөрәк авырулары белән чирләүләр яртылаш кими. Әйе, тикшеренүләр организга уңай нәтиҗә биргәнен күрсәтә. Минем икенче ягын карыйсым килә, ничә ел тәмәкене ташлау турында көрәш барса да әле, бер галимнең дә әйе безнең көрәш уңай нәтиҗә бирде, шул тикле кеше тәмәке тартуны ташлады, шул тикле кешенең сәламәтлеге ныгыды дигән статистик мәгълүмат биргәне юк. Гаиләдә 1 кеше тәмәке тартса, һәр көнне бер пачкадан исәләгәндә бер айга 147 сумлык тәмәкене алганда 4557 сум акча төтенгә китә, бер елга 54684 сум, ике кеше бер елга 109368 сум акчаны файдасызга туздыра. Шул тикле акчаның төтенгә киткәнен белгәч исән кеше авыруга сабышырга мөмкин. Бу бит 10 мең пенсия алган кешенең ярты пенсиясе тәмәкегә китә дигән сүз, ул кешенең ут, газ, чүп, телефон өчен түләргә акчасы да калмый, чөнки көнгә 150 сумнан да ким ашарга кулланмый булмый, айга 4650 сум, елга 55800 сум. Тәмәке белән ашауга бер айга 9207 сум, ә елга 110484 сум китә.
Тәмәке тартучылар бу турыда беләме икән?