Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Татар Макылы авыл мэчетенен тарихы" - "История мечети"

   

Татар Макылы авылында мәчет тарихы.

Макыл авылы тарихында мәчет 1905 елдан исәпләнә. Аңа кадәр күрше Мәмәтхуҗа авылы мулласы Нәҗметдин Рахматуллин исем кушу, никах уку, җирләү гамәлләрен башкарган.

1902 елның 25 июнендә губерна идарәсенә авыл халкыннан хат җибәрелә. Бу вакытта Татар Макылы авылында 27 гаилә 52 ир кеше исеменнән мәчет төзүгә рөхсәт сорыйлар һәм мулла итеп Тәтеш өязе Яңа Чәчкаб авылыннан Мирзаҗан Рахматуллинны билгеләүләрен үтенәләр. Бу үтенеч Мәмәтхуҗа авылы мулласы Нәҗметдин Рахманкуловның киңәше буенча эшләнелгән булырга мөмкин, чөнки алар таныш булалар. Ә Нәҗметдин мулланың тирә-якта дәрәҗәсе зур булган.

1903 елда Казан бае тарафыннан төзелгән мәчет, 1905 елдан башлап даими рәвештә эшли, мулла вазыйфасын халык теләгәнчә Мирзаҗан Рәхмәтуллин башкара. Ләкин ул 1910 елның 10 декабрендә вафат була. Авыл зиратының төньяк көнчыгыш өлешендә күл ягында җирләнгән. Халык сүзе буенча баш очында язусыз зур таш тора.

Мулла Мирзаҗанның шактый матур итеп кулдан тушь белән язылган нәселдән килгән Коръәне булган. Үләр алдыннан аны васыять итеп мөдәррис Әбелмәгҗүм Шәфигулла углына тапшыра. Әбелмәгҗүм исә Казанда укытучы хезмәте белән шөгыльләнеп, шакты гына дан казанган Мирзаҗан мулланың туганы (чыгышы белән Буа районына кергән Тәүгилде авылыннан) булган. Коръән Мирзаҗанның энесе Мөхәммәтханәфигә (Айдарга) бирелә, ә ул улы Ситдыйкка тапшыра. Ситдыйк Айдаровтан (артист җырчы Галия Кабицкаяның ире) улы Сәярга күченеп, аның тарафыннан 1998 елны Зур Кайбыч авылында район үзәгендә ачылган Галия Кайбицкая музеена тапшырыла

Икенче мулла итеп авыл халкы Зөя өязе полицай идарәсенә Карамасар авылында 1878 елның 9 февралендә туган, муллалыкка укыган, Әхмәтсәет Нурмөхәммәтовны җибәрүне сорап хат яза. Бу вакытта Келәнче волостенә кергән Макылда 33 гаиләдә 135 кеше яшәгән.

Татар Макылы авыл мулласы Әхмәтсәит - Халитов Нурмөхәммәт мулла улы (8.02.1878- 31.5.1942). Карамасар авылыннан атаклы гаиләдән. Абыйсы Хатыйб Нурмөхәммәт улы Халитов Кытай иленә барып чыга, анда муллалык итә. Әхмәтсәет мулла 1930 еллар шаукымында гел эзәрлекләнеп килә, шул елларда муллалык эшеннән читләштерелә. Моңа сәбәбе дә табыла, ялгыз бер карт үлгәннән соң аңа ясин укырга туры килә, мулла вазифаларыннан читләштергәнгә күрә ул ясин укырга тиеш булмый. Ул инде мал-мөлкәтеннән, сайлау хокукыннан мәрхүм ителгән, мунчасында яшәгән. 1937 елда НКВДның Югары Ослан район башлыгы Медведев мулла өендә, мунчасында тентү үткәрә. Маньчжуриядән энесе мулла Халип Халитовтан килгән хатларны “дәлил” итеп ТАССР Югары Судының махсус коллегиясе 1938 елның 1 июлендә Әхмәтсәет мулла эшен карый. “Советларга, колхозларга каршы панислам, пантюркизм рухында агитация алып баруда гаепләп, 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Тоткында 1942 еда үлеп кала, кая күмелгәне билгесез. Бер документта Раифа төрмәсендә утырган диелә, икенче документ Зөя утравында үлеп кала дип әйтә. Икенчесе дөрескә туры килергә мөмкин, чөнки анда бик күп ирегеннән мәхрүм ителүчеләр иза чигә.

Әхмәтсәет мулла гаиләсе турында берникадәр мәглүмат бар, хатыны – Гатифә абыстай, 1894 елгы, балалары Рахилә (1910), Равилә (1916), Искәндәр (1918), Наилә (1920-2010), Сания (1923), Һарун (1926-2005) (Казан,Үзәк архив, фонд 168, 1л.тасфир, 116 эш).

 

Мулла Әхмәтсәет балалары турыда берничә сүз әйткәндә, кызы Наилә Яруллина (Халитова) Бөек Ватан сугышында катнаша, ул Мәскәү өлкәсендә зенитчы була. Архив документлары буенча Наилә Ахметсәет кызы 1942 елның 9 апреленнән алып 1945 елның 15 июленә тикле 28 прожектор полкында хезмәт итә. Авылдашы Яруллин Миргалимга кияүгә чыгып Казан шәһәрендә яшиләр, 2010 елда вафат була. Һарун Казанның тимер юл базасында эшләгәндә 1943 елда сугышка алына, артиллерист булып хезмәт итә. 2005 елда үлә.

 

1935 елда мәчет манараларын кисеп культура учаклары – Кызыл почмаклар ясау бөтен татар авылларына хас гамәл. Макыл авылы мәчете дә ул хәлләрне кичерә, авыл мәчетенең манарасын кисәргә карар кылынгач та тиз генә бу эшне башкаручы таба алмыйлар. Күпләр алла каргышыннан куркып, бу эшне кылырга базмыйлар, өлкәннәр сөйләве буенча манараны кисүчеләр чынлап та рәхәт күрмәделәр. Мәчет озак еллар клуб, китапханә булып хезмәт итә.

Шуннан соң мәчетне сүтеп янгыннан зыян күргән бер рус гаиләсенә өй итеп төзиләр. Күрәсең шулай язгандыр. Гает, җомга намазлары качып кына укылып тора, авылдашлар диннән читләшмәгән, әмма мәчет төзергә һич беркем алынмый. 1994-1995елларда мәчет төзергә Низмутдинов Тәүфыйк Әминович тотына. Ниндидер гаеп табып ул эш тагы туктала. Аннан Казаннан кайтып, авылда өй сатып алып Гобәйдуллин Кашаф абый яши, менә ул мәчет төзү эшенә тотына. Аның оештыру сәләте дә бар, сүзе дә үтемле. Ул авылдашлардан акча җыеп, спонсорлар, төрле оешмалар белән уртак тел таба. 1995 елның 25 августында Харис хәзрәт катнашында яңа мәчет төзелүгә нигез итеп беренче таш куела, ә 1999 елның 17 сентябрендә тантаналы төстә авылда мәчет ачылды. Мәчет төзүдә башлап йөрүче, бар эшләрне тәртип белән тырышып башкаручы Кашаф Акрам улына хөрмәт йөзеннән Татар Макылы авыл мәчете “Кашаф”мәчете исемен алды.

Хәзер имам-хатыйб вазифасын Гарифуллин Ренад Хафизович башкара.

#динһәмйола

#Макылавылымәчете

#ИсламНурыМәчетләрдә

#авылымтарихы