Дәүләт порталының уңайлыгы
Дәүләт порталының уңайлыгы.
Язгы мәрхәмәтлелек атнасында Макыл авылы җирлеге китапханәчеләре олыларны Дәүләт хезмәтләре порталына керү, вакыт сарыф итмичә генә коммуналҗ түләүләрне электрон юл белән башкарырга өйрәттеләр.
ТР Дәүләт хезмәтләре порталын кулланучылар әкерен генә арта бара. Кайбер кеше җаен белеп бетерми, ә бит бер өйрәнгәч бер кыенлыгы да юк. Бигрәк тә хәлдән таеп чират торасы, чиратсыз керүче белән телгә киләче түгел. Дәүләт хезмәте порталы аркылы хәзер күпме эшләр башкарыла. Монда коммуналь хезмәтләр өчен дә, салымны да, интернет-телевидение өчен дә, штрафларны да түләргә була. Моннан тыш, ЗАГСка гариза калдырырга, концерт-театрларга билетлар алырга, газета-журналларга язылырга мөмкин.
Рус Макылы һәм Татар Макылы китапханәчеләре “Госуслуги РТ” презентациясе ярдәмендә порталга кереп ничек утка, суга, газга түләүләрне уздырырга мөмкинлеген аңлаттылар. Алар китапханәгә килеп, компьютерда өйрәнә алалар, шул ук вакытта китапханәчеләр ярдәме белән түли алалар. Билгеле бу олы яшьтәге китап укучылар өчен, чөнки яшьрәк кешеләр телефон аша түләүгә инде ияләшеп баралар. Першина Н.А. белән Хисамова М.В. олыларга һәр түләү тәртибен аңлатып, бәйнә-бәйнә сөйләп күрсәттеләр. Түләүләр банк картасы аша башкарылуы турында әйттеләр. Бар кеше дә пенсияне банк картасы белән алмау сәбәпле, кайберәүләргә күңелсез булып китте. Бу шулайда, банк картасы булган кеше өйдә утырып, түләүләрен түләп, икенче түләүләргә тикле тынычлап яши ала.