"Китапханә өйгә килә"
Сәет авылы җирлегендә 70 яшен тутырган тугыз пенсионер яши. Аларны һәрвакыт күз уңында тотып, төрле оешмалар күзәтеп тора. Менә күптән түгел янгын сүндерү оешмасы белән берлектә, табиб һәм китапханәчеләрдән торган төркем пенсионерларның тормыш хәлен тикшереп күзәтеп, кирәкле урында ярдәм күрсәтеп кайттылар. Олы кешеләргә табиб килү бик кулай булды, алар үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, табиб киңәшләрен тыңладылар. Авыл җирлеге идарәсенә теләкләрен җиткерүне сорадылар.Китапханәчеләр авыл тарихы, эшләрендә уңышларга ирешкән авылдашлары, туганнары турында сүз алып бардылар. Илдәге хәлләр турында сөйләштеләр, укыр өчен газета -журналлар тәкъдим иттеләр.