Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Яңа китап"-"Новая книга"

    

Син,  укырга теләгән китапны сагынып көтеп алганың бармы? Бар кеше сөйли, ә синең ул китапны күрү түгел ишеткәнең дә юк. Ә укыйсы, битләрен актарасы, исен тоясы килә. Ул вакытта оят та кача, авторга язып китапны кулга төшерү җаен эзлим. Һәм бәхетле минут озак та көттермичә килеп тә җитте. Ике көн дигәндә китап минем кулга килеп төште. Мин китапны озак карап тормадым, җайлап утырдым да герой белән мамык җыярга киттем. Ишеткәнем бар иде мамык җыю кыен икәнен. Үскәнен дә күрдем, мамык кырында да йөрдем, җыйганым юк иде. Шундый матур итеп таслап язылган, хыялым тормышка ашты. Башка җыясым килми, ун кило минем өчен бик күп...

  Әкерен генә укысам да ял көннәре туры килгәнгә китап тиз укылып бетте. Хәтта дәвамын уйлап утырдым.

Китап белән мәш килеп кайбер җитди эшләрне дә эшләмәдем,,,

Автор Гөлсинә Наил кызына эчкерсез рәхмәтемне җиткерәм, шундый  гади фикерләр белән үзәккә үткәреп, уятып җибәрә, ә мин шулай эшли алыр идемме, мин телем, милләтем дип ни кылдым дип тормышыңа нәтиҗә ясарга омтыласың. Ул йолалар, бар алар барлыгын да беләбез...

Сезнең белән дә шулай буламы? Китап киңәшче, дус һәм ярдәмче.

https://www.instagram.com/p/CYi_vx2s7Cc/?utm_medium=share_sheet