Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Үткен каләмле, туры сүзле публицист"

    

Татар шагыйре, Муса Җәлил һәм Тукай премияләре лауреаты Ркаил Рафаил улы Зәйдуллинның 60 яше тулу уңаеннан.

 

Ркаил Зәйдулла (Рафаил улы Ркаил Зәйдуллин) —  татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 1988 елдан СССР Язучылаар союзы, 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.

1962 елның 23 гыйнварында хәзерге Чуаш Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне — туган авылында, урта мәктәпне күршедәге Чурачык авылында тәмамлаганнан соң, 1979 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетның соңгы курсларында укыган чакта ук республика яшьләр газетасы «Татарстан яшьләре» белән хезмәттәшлек итә башлый. 1984—1985 елларда Аксубай районының Иске Татар Әдәмсуы авылы урта мәктәбендә башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. 1985 елның октябреннән 1989 елның июленә кадәр әүвәл «Яшь ленинчы» газетасында, аннары янәдән «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә хезмәт юлын дәвам иттерә. Берара, тормышның көтелмәгән борылышларына буйсынып, Татарстанның Яшел Үзән районы «Бишнә» совхозында төзүчеләр бригадасы җитәкчесе булып та эшләп ала. 1989 елда яшьләр өчен «Идел» журналы ачылгач, Р. Зәйдулла озак еллар анда  бүлек мөхәррире вазыйфасын башкара. 2009 – 2012 елларда Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант булып эшли. Хәзер ул профессионал язучы. 2017 елда бер ара “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире булып ала.

Мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган Ркаилның беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре республика матбугатында 1977 елдан күренә башлый («Ялкын» журналы, № 11). Тора-бара ул «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарының, «Ялкын», «Казан утлары» журналларында басылып чыга.

Уткэн ел  язучылар берлеген җитәкли башлады. Әсәрләре үзенең укучыларын тапты.

  Китапханәдә сезне көтеп калабыз хөрмәтле шигырь сөючеләр.

Шагыйрь эше шигырь язу, иҗат чишмәгез саекмасын, Ркаил Рафаилевич. Исән имин яшәгез!

https://www.instagram.com/p/CZKWf0es9Wk/?utm_medium=share_sheet