Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

«Забавы у русской печки – бабушкина каша» - "Мич янында уеннар"

" Мич янында уеннар" -балалар һәм аларның әти-әниләре өчен фольклор-уен программасы.

Русия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан, шулай ук  “Укучы балалар мәдәнияты” Бөтенроссия проекты кысаларында, 2022 нче елның 8 нче гыйнварында Макыл авылы мәдәният йорты базасында «Мич янында уеннар» дип исемләнгән фольклор – уен программасы булып узды.

Кунакларны үз янына кунакка Бәйрәм хуҗабикәсе көтте. Ул балаларга һәм аларның ата–аналарына рус халкының традицион-көнкүреш мәдәнияте, рус миче белән бәйле гореф-гадәтләр турында сөйләде. Мичнең гаҗәеп файдалы, серле яклары белән таныштырды.

Хәзерге замана балалары беренче тапкыр мич яны эш кораллары - ухват, ипи көрәге, чуенны  күрделәр, алар белән ничек эш итәргә икәненә төшенделәр, мичләрең төрлелегенә игътибар иттеләр. Мич турында күп кенә башка яңа нәрсәләр белделәр. Әлеге һәм башка крестьян көнкүрешендә киң кулланылган эш кораллары һәм аларның барлыкка килү тарихы белән китапханәчеләр таныштырды. Балалар кайсы  әкиятләрдә мич искә алынуын әйтеп үттеләр, сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җавапны бергәләп  эзләделәр, тел бизәүче тизәйткечләр әйтеп очрашуны тагы да баеттылар.

   Аннан соң кичәне алып баручылар тамашачыларны онытылып кулланыштан чыгып барган халык уеннары белән таныштырдылар. Күмәк уеннар барча катнашучыларның күңеленә хуш килде, Евгений Алексеевның гармун көенә олысы –кечесе рәхәтләнеп уйнадылар.

Балалар уеннарда катнашкан өчен  татлы призлар алды. Соңыннан бәйрәмне оештыручылар барлык балаларны да өстәл янына чакырып, аларны  тәмле һәм хуш исле ботка белән сыйладылар.

Бу чарага зал бик матур итеп бизәлде, нәкъ элеккечә өй эче сандык, эрләү җайланмалары, сөлге, һәм башка  Макыл китапханәләренең халык көнкүреше музей почмакларында сакланган борынгы көнкүреш әйберләре белән дә  баетылды.

Очрашу мирасыбызның матурлыгын, байлыгын күрсәтте.