«Сугыш чорында авылдашлар тормышы»
Татар Макылы авыл китапханәсендә сонгы елларда чыккан, сугыш чорында хатын-кызларның авыр язмышын сурәтләгән язучы Булат Сәлаховның "Яратылмый калган ярлар" исемле китабына күзәтү булды. Шул исемдәге балладасы белән язучы өлкән буынның җанын тетрәндереп, үткәннәрне искә төшерде. Һәр укучы үзе белгәнне, ишеткәнне күңелендә сакланган хәтирәләрне яңартты. Аның өстенә туганнар күргән авырлыклар, язгы-көзге чорда орлыкка -семянәгә Красновидовога барулар, Молотовта урман кисүләр, Апаста окоп казулар, Ульянда тимер юл төзүләр, ачлыктан хәлсез ятулар - бар да кабат яңарды бу әсәрне укыгач. Күпме сер булып сакланган хәтирәләр кабат йөрәкләрне чәнечте, янә жанны сызлатты.
Укучылар туганнарының фоторәсемнәрен алып аларның язмышлары турында сөйләделәр.Әйе, яшь буын ул турыда белми, олыраклар әле сөйләгәннән беләләр, аңлыйлар, э өлкән буын исенә төшереп сүзсез кала, күзләре яшькә чылана.