Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

«Үз хокукларыңны белү бик мөһим нәрсә!»

23 ноябрь көнне Макыл авылы китапханә мөдирләре Макыл авылы урта мәктәбенең  3 нче сыйныф укучыларына Бөтендөнья бала хокуклары көне уңаеннан хокук дәресе уздырдылар. Алар балаларның хокуклары һәм бурычлары турында әкият геройлары ярдәмендә видеороликлар аша карап белделәр. Китапханәчеләр  бала хокукларын чагылдырган китаплар белән таныштырдылар, балалар үскән саен аларның хокуклары арта баруы белән бергә, бурычлары да артуын һәм җаваплылык өстәлүен ассызыклап үттеләр.

Нәтиҗәдә, үз хокукларыңны һәм бурычларыңны никадәр яхшырак белсәң, тормышта очраган төрле  ситуацияләрдә үзеңне шулкадәр ышанычлы хис итәсең дигән карарга килделәр.