Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Звезда Памяти" "Хәтер йолдызчыгы"

Татар Макылы авыл китапханәсендә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан "Хәтер йолдызы" исемле акция  башланып китте. Акциянең максаты яшь буын вәкилләре 80 ел элек башланган канкойгыч сугышта катнашып, бүгенге тыныч көнне яулаган туганнарын искә алуга, аларны күңелләрендә ныграк беркетеп калдыруга  багышланган иде. Беренче булып өлкән буын вәкилләре үзләренең әти, абыйларының исемнәрен йолдызга теркәделәр, аннан һәр исемле йолдыз зур Хәтер йолдызында үз урынын алды. Балалар үз туганнарын Хәтер йолдызында күреп горурландылар.