"Китапханә - мәдәният учагы"
Татар Макылы авыл китапханәсендә “Китапханә - Мәдәният учагы” исемле чара узды. Ул китапханәче һөнәренә багышланып, Бөтен Россия китапханәләр көненә туры килде. Инде 40 елдан артык гомерен китапханәче булып эшләүче Надежда Александровна үз хезмәте турында балаларга мавыктыргыч мизгелләргә тукталып сөйләде. Уңышлары һәм башкарган эшләре турында әйтеп үтте. Шул гомер эчендә аз эшләр эшләнмәгән, аның күкрәген хөкүмәт медальләре бизи.
Китапханәдәге китапларның төрлелеге турында “Иң, иң...” исемле китап күргәзмәсенә Мәдинә Вагизовна күзәтү үткәрде. Очрашу һич көтелмәгән төс алып, бәйрәм котлавы белән тәмамланды. Укучы балалар үзләренең тәрбиячеләре Мөршидә Харисовна белән китапханәчеләрне һөнәри бэйрәмнәре белән котладылар.